11 октябрь көнне «Балтач» универсаль спорт залында һәм Балтач гимназиясенең спортзалында 2000-2001 елда туган кызлар һәм егетләр арасында баскетбол буенча ярышлар үткәрелде. Ярышларда барлыгы 8 мәктәптән 14 команда катнашты (158 спортчы). Балтач гимназиясе, Балтач, Сосна, Норма, Карадуган, Салавыч, Урта Көшкәт, Кече Лызи урта мәктәпләре.
Призлы урыннарны яуладылар:
Егетләр
1 нче урын – Балтач гимназиясе;
2 нче урын – Норма урта мәктәбе;
3 нче урын – Урта Көшкәт урта мәктәбе.
Кызлар
1 нче урын – Сосна урта мәктәбе;
2 нче урын – Балтач гимназиясе;
3 нче урын – Норма урта мәктәбе.
Иң яхшы уенчылар:
Загрутдинов Нияз / Балтач гимназиясе;
Галлямова Тансылу / Сосна урта мәктәбе.