Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Россия гражданнар оборонасының 82 еллыгы юбилей чараларын үткәрү планы һәм Татарстан Республикасын 2014 елга Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү планы нигезендә агымдагы елның 4 нче октябрь көнне федераль һәм республика башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары катнашуы белән ГО көчләрен һәм чараларын җәелдерү буенча өйрәнүләр үтте.
Өйрәнүләрнең төп мәсьәләсе – халыкны һәм башкарма хакимияте органнарын сугыш вакыты шартларында яки гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хәрәкәтләргә хәзерләү.
Өйрәнүләр барышында гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта башкарыласы түбәндәге эшләр буенча өйрәнүләр үткәрелде:
- Кече Лызи урта мәктәбе базасында кабул итү-эвакуация пунктын җәелдерү:
- Балтач сөт-май комбинаты предприятиясе базасында радиацион һәм химик күзәтү постын җәелдерү:
- “Балтач газы” эксплуатация җитештерү идарәсе базасында шәхси саклану чараларын тарату пунктын хәзерләү;
- Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык базасында гражданнар оборонасы саклану корылмаларының хәзерләген тәэмин итү звеносының эшләү, хезмәткәрләрне радиацияга каршы булдырылган саклану корылмаларына урнаштыру;
- “Балтач” райсоюз базасында күчмә туклану пунктын, азык-төлек һәм кием белән тәэмин итү пунктларын җәелдерү:
Барлыгы өйрәнүләрдә 21 оешма, 537 кеше, 30 берәмлек техника катнашты, ш.и.
- Балтач янгын сүндерү гарнизоныннан 6 берәмлек техника 47 кеше.
Барлыгы өйрәнүләр барышында укыту-методик күнегүләргә 5342 тартылды.
Әйтергә кирәк Балтач районында өйрәнүләрне үткәрү чаралары тулы күләмдә һәм югары оешканлык белән башкарылды. Район өйрәнүләрдә иң яхшылар рәтендә билгеләнеп үтелде.