11 октябрь көнне “Казан” агросәнәгатъ паркында белем бирү оешмаларының көзге ярминкәләре узды.Башка еллардан аермалы буларак, һәр районның мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары бер мәйданчыкта үз товарлары белән Казан халкына хезмәт күрсәттеләр.
Куныр, Субаш, Балтач,Чепья, Урта Көшкәт, Арбор, Борбаш мәктәпләре- бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, суган кебек яшелчәләр, бал, кайнатма, җиләк- җимеш; Балтач мәкәбе - укучыларның кул эшләрен тәкъдим итте. Арча аграр көллиятенең икенче филиалы сатып алучыларны пешкән ризыклар, кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар. Ә Нөнәгәр мәктәбе һәм авыл җирлеге татар халкының көн- күрешен чагылдырган авыл өе, ишек-алды композицияләрен күрсәттеләр.
Ярминкә сәхнәсендә Балтач урта мәктәбенең бию коллективы уңышлы чыгыш ясады.
Балтач районы ярминкәдәге активлыгы өчен мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.