«Өченче яшь» IV-нче район пенсионерлар Спартакиадасы

2014 елның 11 октябре, шимбә
 

9 октябрь көнне «Балтач» универсаль спорт залында «Өченче яшь» диеп аталган IV-нче район пенсионерлар Спартакиадасы үткәрелде. Спартакиадага  районның барлык җирлек командалары да чакырылды. Чакырылган 18 җирлек командасы арасыннан ярышларда 16 команда, 100 –дән артык кеше катнашты.

Әлеге Спартакиада өлкән буын вәкилләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,  өлкәннәрне физкультура һәм спорт белән актив шөгельләнүгә тарту максатыннан үткәрелә.  Иң мөһиме ярышта катнашучылар тиешле шартларга туры килергә тиеш – ир-атлар 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яшьтән яшерәк булырга тиеш түгел.

Спартакиада программасына 6 төр дисциплина буенча ярышлар кертелгән: шахмат, дартс, өстәл теннисы, пневматик мылтыктан ату, «Боҗрага кертү» конкурсы һәм «Күңелле стартлар» эстафетасы.

Спартакиада иртәнге сәгать 10.00 да тантаналы ачыш белән башланып китте. Өлкәннәр алдында котлау сүзләре белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов,  район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Р.Р.Загидуллин, Россия Федерациясе Пенсия фондының Балтач бүлеге җитәкчесе урынбасары А.С.Сафина, район ветераннар Советы рәисе Р.Г.Абдуллин чыгыш ясадылар.

     Узган чараның спорт өлешенә күз салсак, барлык спорт ярышлары да командалар арасында дуслык атмосферасында, кискен көрәш рухында барды. Барлык 6 төр спорт ярышлары нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Балтач шәһәр җирлеге комнадасы, 2 нче урынны – Борбаш авыл җирлеге командасы, 3 нче урынны – Куныр авыл җирлеге командасы яулады.

Ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары район башкарма комиететының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенен дипломнары һәм истәлекле призларлар белән бүләкләнделәр.

IV район пенсионерлар Спартакиадасы җинүчеләре безнең районны Спартакиаданың икенче этабында чыгыш ясаячаклар. Анда алар республиканың башка районнары һәм шәһәрләре командалары белән коч сынашачаклар.

 

«Өченче яшь» IV-нче район пенсионерлар

Спартакиадасы җиңүчеләре һәм призерлары

 Шахмат:

1 нче урын – Мөхәрләмов Камил (Балтач шәһәр җирлеге);

2 нче урын – Фәйзрахманов Габдрәфик (Сосна авыл җирлеге);

3 нче урын – Мәгсүмҗанов Нурислам (Салавыч авыл җирлеге).

 

Өстәл теннисы: 

 хатын-кызлар

1 нче урын – Сибагатуллина Җәмилә (Салавыч авыл җирлеге);

2 нче урын – Михайлович Рәйсә (Балтач шәһәр җирлеге);

3 нче урын – Сабирова Әнисә (Пыжмара авыл җирлеге).

 

ир-атлар

1 нче урын – Шакиров Наил (Борбаш авыл җирлеге);

2 нче урын – Рамазанов Рәшит (Сосна авыл җирлеге);

3 нче урын – Сагитянов Наил (Куныр авыл җирлеге).

 

Пневматик мылтыктан ату

 хатын-кызлар

1 нче урын – Зарипова Равилә (Балтач шәһәр җирлеге);

2 нче урын – Самигуллина Раушания (Пыжмара авыл җирлеге);

3 нче урын – Загидуллина Сания (Борбаш авыл җирлеге).

 

ир-атлар

1 нче урын – Андреев Александр (Чепья авыл җирлеге);

2 нче урын – Саттаров Ильдар (Салавыч авыл җирлеге);

3 нче урын – Насруллин Хәбибрахман (Пыжмара авыл җирлеге).

 

«Боҗрага кертү» конкурсы

хатын-кызлар

1 нче урын – Галимуллина Әнүсә (Борбаш авыл җирлеге);

2 нче урын – Закирова Нурхәния (Балтач шәһәр җирлеге);

3 нче урын – Хаҗиева Гөлфирә (Шеңшеңәр авыл җирлеге).

 

ир-атлар

1 нче урын – Әхмәдиев Мансур (Борбаш авыл җирлеге);

2 нче урын – Идрисов Котдус (Куныр авыл җирлеге);

3 нче урын – Семенов Валерий (Югары Субаш авыл җирлеге).

 

Дартс

хатын-кызлар

1 нче урын – Хабибуллина Сүрия (Норма авыл җирлеге);

2 нче урын – Даминова Дания (Шубан авыл җирлеге);

3 нче урын – Шафигуллина Фәния (Шеңшеңәр авыл җирлеге).

 

ир-атлар

1 нче урын – Гөзәеров Тахир (Норма авыл җирлеге);

2 нче урын – Семенов Валерий (Югары Субаш авыл җирлеге)

3 нче урын – Борханов Ринат (Балтач шәһәр җирлеге).

 

«Күңелле стартлар» эстафетасы

1 нче урын – Балтач шәһәр җирлеге;

2 нче урын – Борбаш авыл җирлеге;

3 нче урын – Чепья авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International