Авыл җирлекләре өлкәннәрне оештырып алып килүдә ярдәм итсә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Наз”, яшьләр оешмасы, мәгариф һәм мәданият өлкәләре транспорт белән тәэмин иттеләр. Экскурсия программасында райондагы мөһим булган социаль объектларында булу каралган иде. Шул исәптән пенсионерлар Балтач бистәсендә яңа төзелгән балалар бакчасында, Таузар һәм Түбән Кенә авылындагы күп функцияле үзәктә, Карадуган авылындагы спорт площадкасында, 2013нче елда эксплуатациягә тапшырылган Борбаш урта мәктәбендә булдылар. Һәрбер объект турында тулы мәгълүмәт белән Балтач районы башакарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм төрле өлкә белгечләре таныштырдылар. Экскурсия җаваплыплылыгы чикләнгән “Татарстан” җәмгыяте ашханәсендә тәмле чәй табыны артында тәмамланды.