Укытучылар көне уңаеннан «Факел» яшьүсмерләр клубында шөгельләнүче балалар тарафыннан «Яраткан укытучыңны котла» диеп аталган акция үткәрелде.
Алдан «Факел» клубы белгече Айсылу Нуриева җитәкчелегендә яшьүсмерләр районның төрле оешма, учрежденияләрендә (банклар, китапханә, район социаль яклау бүлеге, ателье, һ.б.) булып, анда эшләгән хезмәткәрләргә үзләренең лаеклы ялда булган укытучыларына котлау сүзләре язырга тәгъдим иттеләр. Соңыннан, бәйрәм көнне, бу котлаулар үз адресатларына тапшырылды.