Агымдагы елның 2 октябрь көнне «Факел» яшьүсмерләр клубы балалары һәм хезмәткәрләре тарафыннан «Мәрхәмәтле йөрәкләр» диеп аталган акция үткәрелде.
Акция барышында балалар өлкәннәрнең йортларында булып, аларны бәйрәм белән котладылар, аларга тазалык-саулык, тыныч тормыш теләп бәйрәм открыткалары тапшырдылар. Соңыннан балалар район хастаханәсендә дәвалануда булган өлкәннәр янында да булып, бәйрәм котлауларын тапшырдылар, ветераннар алдында үз шигырьләрен укыдылар. Өлкән яшьтәге ветераннарыбыз үткеәрелгән бу чарадан бик канәгать булуларын белдерделәр.
Узган бу мөһим чара балаларыбызның йөрәгендә бары тик җылы хисләр генә уятып киләчәктә яңадан олы мәрхәмәтле эшләргә этәргеч булса иде.