“Сәламәтлек почмагы”

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган район бәйрәм чарасында Балтач волонтерлары актив катнаштылар. Алар “Наз” үзәгендәге өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең шәфкать туташы  белән берлектә  “Сәламәтлек почмагы”оештырып, өлкәннәргә үзләренең  гәүдә авырлыгын һәм кан басымын үлчәргә булыштылар.  

      Шулай ук, патриотик хис һәм ветеран укытучыларга хөрмәт хисе үстерү максатыннан, “Якыннарны котлыйк” исемле акция уздырдылар. Бу акция кысаларында волонтерлар үз куллары белән ясалган үзенчәлекле сувенир агачлар һәм котлау открыткалары ясадылар. Бүләкләр 6 ялгыз яшәүче ветеран укытучыларга өйләренә барып тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International