Рашидә Билал кызы Корбановага 30 сентябрь көнне 90 яшь тулды

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Алан авылында яшәүче Рашидә Билал кызы Корбановага 30 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов,  халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Борбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хакимов, җаваплылыгы чикләнгән «Борбаш» җәмгыяте житәкчесе Миннегали Шакиров юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл  җирлеге исеменнән   бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Рашидә  апа озак еллар колхозда фидакарь хезмәт куеп, бугенге көндә лаеклы ялда. Улы Рәфкать һәм килене Зәкия тәрбиясендә яши. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International