Агымдагы елның 29 сентябрь көнне Казан шәһәренең «Патриот» һәрби-патриотик үзәгендә «Алга яшьармиячылар» диеп аталган һәрби-спорт зона уеннары узды.
Әлеге һәрби-патриотик уеннарның төп максаты – яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү. Бу мөһим чара «Патриот» республика һәрби-патриотик үзәк, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы һәрби комиссариаты тарафыннан оештырылды.
Бу уеннарда безнең районнан Балтач гимназиясе укучылары катнашты. Безнең районнан тыш уеннарда Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Әтнә, Арча һәм Бөгелмә районнарыннан командалар катнашты (14-15 яшьтәге егетләр һәм кызлар).
Әлеге уеннар 3 блоктан торды:
1. «Сафта төз, сугышта көчле» теоретик конкурс;
2. «Хезмәткә һәм оборонага хәзер» спорт программасы;
3. Эстафета.
Безне спортчылар барлык сынауларны да уңышлы үттеләр һәм призлы урыннарны яуладылар.
Шәһси урыннар:
60 метрга йөгерү – 1 нче урын Хакимов Ильяс
60 метрга йөгерү – 1 нче урын Мифтахова Энҗе
Команда урыннары:
Финал сугышы – 2 нче урын;
Зур эстафета – 1 нче урын.
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр.