«Факел» яшьүсмерләр клубында ачык ишекләр көне булып узды. Клуб хезмәткәрләре катнашучы балаларны һәм яшьүсмерләрне клубта эшләп килгән түгәрәкләр һәм секцияләр белән таныштырдылар. Балаларга шөгельләнергә түбәндәге түгәрәкләр тәгъдим ителде:
- «Могжиза» театр осталыгы түгәрәге (җитәкчесе – Нуриева А.И.);
- Дзюдо секциясе (җитәкчесе – Шамсемухаметов Я.И.);
- «Оста куллар» түгәрәге (җитәкчесе – Фазылянова Р.Г.);
- картинг (җитәкчесе – Хайруллин Ф.Сю.);
- «Лего-техника» (җитәкчесе – Гильмутдинов И.З.).
Шулай ук клубта өстәл теннисы буенча түгәрәк эшләп килә.
Клубта эшләп килгән түгәрәкләрнең һәм секцияләрнең эш вакыты белән танышу яисә түгәрәкләргә язылу мәсьәләсендә 2-43-77 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.