Яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм өлкәннәргә хөрмәт хисен тәрбияләү максатыннан Балтач «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Якыннарымны котлыйм» исемле социаль акция уздырырга булдылар. Халыкара өлкәннәр көне унаеннан волонтерлар үз куллары белән сувенир агачлар ясадылар. Әлеге бүләкләрне волонтерлар ялгыз яшәүче өлкәннәргә өйләренә барып тапшырачаклар.