“Чисталык дәресе”

2014 елның 19 сентябре, җомга

  Халыкара озон катламын саклау көне кысаларында, 16 сентябрьдә, Балтач волонтерлары куратор җитәкчелегендә “Чисталык дәресе” акциясе үткәрделәр.

      Акциянең максаты: халыкка озон катламын саклау турында мәгълүмәт җиткерү, тискәре йогынты ясаучы факторлар белән таныштыру. Акция барышында волонтерлар халыкка җир шарының чисталыгы символы буларак зәңгәр шар бүләк иттеләр, информацион буклетлар һәм флайерлар тапшырдылар. Агитация плакаты акциянең төп максатының якты күренеше булып торды. Барлыгы 50 буклет, 70 флайер һәм 30 шар таратылды.

     Волонтерлар акция барышында җир шарының озон катламын бозучы факторларны күреп алдылар, халыкны кисәттеләр. Двигателе эшләп торган машина хуҗаларына озон катламына нинди зыян килүенә аңлатма биреп, зәңгәр шар бүләк иттеләр.

     Акцияда катнашканнарның  фикерен тынлап үткәннән соң, акциянен төп максаты һәм информацион мәгълүмәте халыкка уңышлы җиткерелгән  дип йомгак ясалды.

 

 

 

 

 

Социаль педагог 

Э.Г. Әхмәдуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International