8 сентябрь көнне 19.00 сәгаттә Борбаш авыл клубында халык җыены үткәрелде. Чарада Алан, Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне авылы халкы катнашты. Чараны Борбаш урта белем бирү мәктәбе директоры Бариева Гүзел Галимулловна башлап җибәрде. Чараның кунаклары һәм чыгыш ясадылар Хакимов Сайдаш Шамсиевич – Борбаш авыл җирлеге башлыгы, Загидуллин Ростәм Рафисович – яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе, Шакирова Ләйсән – бәлиг булмаган балалар белән эш итү бүлеге инспекторы.
10 сентябрь көнне 19.00 сәгаттә Алан урта белем бирү мәктәбендә халык җыены үткәрелде. Җыенда Алан, Бөрбаш авылы халкы катнашты. Чараны Алан урта белем бирү мәктәбе директоры Корбанов Ильшат Сайфелганиевич башлап җибәрде. Чараның кунаклары һәм чыгыш ясадылар Хакимов Сайдаш Шамсиевич – Борбаш авыл җирлеге башлыгы, Загидуллин Ростәм Рафисович – яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе, Шафигуллин Фаргат Талгатович – Балтач районы дәүләт юл йорү куркынычсызлыгы инспекциясе җитәкчесе.