Шәмсеруй Әхмәди кызы Вәлиевага 12 сентябрь көнне 90 яшь тулды

2014 елның 13 сентябре, шимбә

 

Янгул  авылында  яшәүче Шәмсеруй Әхмәди кызы Вәлиевага 12 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирзянов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Яңгул авыл җирлеге башлыгы   Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыятенең  кадрлар бүлеге мөдире Розалия Гыйлмановалар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бүгенге көндә ул 14 оныкка, 16 оныкчыкка кадерле әби, хөрмәтле дәү әни булып кызы Гөлзада гаиләсендә яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International