45 илдән килгән форум делегатларын исә милли киемнәребез әсир иткән

2014 елның 13 сентябре, шимбә
10-11 сентябрь көннәрендә Карадуган авылында яшәүче Зыятдиновлар Мәскәүнең Кремль сараенда үткән күпбалалы гаиләләрнең фестиваль форумында катнашып кайтты. 
Биредә алар иң элек үзләренең гаилә күргәзмәсен тәкъдим иткән. Тамашачылар Зыятдиновларның нәсел шәҗәрәсенә, сигез буын әби-бабайларын белүләренә сокланган.
 
45 илдән килгән форум делегатларын исә милли киемнәребез әсир иткән, таң калдырган.
 
Икенче көнне райондашларыбыз мәскәүлеләр каршында концерт номерлары белән чыгыш ясаган. Татарстан данын яклаган Зыятдиновларның тагын бер үзенчәлеге, алар зур күргәзмә әзерләгән һәм сәхнәдә дә чыгыш ясаган бердәнбер гаилә булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International