Паспорт тапшыру тантанасы

2014 елның 12 сентябре, җомга

2014 елның 29 август көнендә Республика көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлегендә районның иң яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен район башкарма комитеты яшьләр бүлегеннән Хәйруллин А.Ф.,миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Минһажева Ф.Ф. һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фазылҗанова Р.А. килделәр. Алар үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International