30 августтан 14 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасының бер төркем сугыш һәм тыл ветераннары теплоход белән Санкт-Петербург шәһәренә юнәлделәр.
Балтачтан хезмәт һәм тыл ветераны, ялдагы укытучы Мәгсүм ага Мөхәммәтҗанов та теплоходта сәяхәт кыла.