25 август көнне Шубан мәдәният йорты һәм Ярак-Чурма клубы үзешчәннәре җаваплылыгы чикләнгән “АЛГА” җәмгыяте хезмәтчәннәренә ял концерты тәкъдим итте. Көндезге аш чорында механизаторлар рәхәтләнеп концерт карап, күңелле ял итте.Концерттан алган тәэсирләр механизаторларга тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч булды.