Балтач ял паркында Белем көне!

2026 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Балтач Үзәк китапханәсе  "Балтач" паркында ял итүчеләр өчен кызыклы һәм мәгърифәти бәйрәм мәйданчыгы оештырды.

Белем көне уңаеннан  үткәрелгән әлеге чарада балалар да, өлкәннәр дә мәктәп программасына һәм татар әдәбиятына багышланган кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.

Китапханәчеләрнең бу инициативасы паркта ял итүче һәркемгә яхшы кәеф һәм яңа белемнәр бүләк итте. Уку елы уңышлы үтсен!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International