Бүген Россиядә Ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.
Республикада дәүләт ветеринария хезмәтенең абруе зур. Яшьләр арасында да, әлеге һөнәрнең мөһимлеген аңлап, ветеринария табибы белгечлеген сайлаучылар шактый. Шәфкатьле һәм игелекле һөнәрне сайлаучылар район, республика куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм! Намуслы хезмәтегез һәм сайлаган эшегезгә бирелгәнлегегез өчен зур рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, яңа көнгә ышаныч, хезмәт уңышлары телим!