Район башлыгының төзүчеләр көне белән котлавы

2026 елның 9 августы, якшәмбе

Август аеның икенче якшәмбесендә  төзелеш тармагы  хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. 
‎
‎Төзүчеләрнең авыр һәм җаваплы эше һәрвакыт күз алдында булмаса да, аның нәтиҗәсен һәркайсыбыз көн саен тоеп яши. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәр татарстанлының тормыш уңайлыгын һәм иминлеген беренче урынга куя. Ә халыкның тормышын уңайлырак итәргә нәкъ менә төзелеш комплексы хезмәткәрләре ярдәм итә. 

Соңгы елларда гына да районыбыз танымаслык булып үзгәрде:парклар һәм скверлар ямьләнде, ишегаллары төзекләндерелде. Боларның барысы да — төзүчеләрнең намуслы һәм фидакарь хезмәте җимеше. Әлеге масштаблы үзгәрешләр федераль һәм республика программалары кысаларында тормышка ашты. Соңгы биш елда «Безнең ишегалды» проекты нигезендә генә дә 46 күпфатирлы йортның ишегалларында җәяүле юллар салынды, уен һәм спорт мәйданчыклары ясалды. «Җәмәгать киңлекләрен үстерү» программасы ярдәмендә район үзәгендә тугыз парк яңартылды. Балтач район үзәк хастаханәсендә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт үтте, яңа модульле ФАПлар сафка басты. Шулай ук 450 миллион сумга су белән тәэмин итү системалары һәм канализация челтәрләре яңартылды, 3 миллиард сумга автомобиль юллары һәм урам челтәрләре төзекләндерелде. Моннан тыш, Норма һәм Балтач мәктәпләрендә, 1 номерлы балалар бакчасында, Сосна мәдәният йортында һәм универсаль спорт залында төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Яшь талантлар өчен өр-яңа сәнгать мәктәбе, Арча аграр-сәнәгать көллиятенең Нормадагы 2нче филиалында заманча кабинетлары, экспозицион заллары булган яңа лаборатор-практик бина, Норма мәктәбендә ашханә,актлар залын үз эченә алган янкорма төзелеше дәвам итә. Белгечләрне торак белән тәэмин итү максатыннан быел Салавыч авылында һәм Балтач бистәсендә 20 йорт төзелеше башланды.
‎
‎Мондый күләмле проектларны гамәлгә ашыру бары тик федераль үзәк һәм ил Президенты Владимир Владимирович Путин күрсәткән ярдәм, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси игътибары һәм стратегик карашы нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Уртак максатыбыз — район халкының тормыш шартларын тагын да яхшырту һәм аларның иминлеген тәэмин итү.
‎
‎Хөрмәтле төзүчеләр! Сезгә бүгенге бәйрәмдә һәм алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Күңел биреп башкарган эшегездә яңадан-яңа уңышлар, казанышлар юлдаш булсын. Алга таба да туган җиребезне матурлау-данлау юлында армый-талмый хезмәт итәргә насыйп булсын!
‎
‎Рамил Нотфуллин,
‎Балтач муниципаль районы башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International