Район башлыгының Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлавы

2026 елның 26 июле, якшәмбе

Бүген Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне.

Хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең хезмәттәге елларын флотка багышлаган, шунда эшләгән, традицияләрен хөрмәт иткән Ватанны саклаучыларның барлык буыннарын бәйрәм белән котлыйм. 

Бүгенге бәйрәм - горур йөрәкле ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәтендә тәвәккәллек белән беренче юл яручылар бәйрәме. Ватаныбызның тынычлыгын саклап, данын ныгытып, хәрби бурычын үтәгән һәм бүгенге көндә дә үтәүче һәркемгә зур рәхмәт! 

Илебез имин, дөньялар тыныч булсын. Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт иткән егетләр белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм һәркайсына ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International