Район башлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе көне белән котлавы

2026 елның 3 июле, җомга

Хөрмәтле дәүләт автомобиль  инспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Сезнең фидакарь хезмәтегез, оперативлык һәм төгәллек нәтиҗәсендә, район юлларында тәртип һәм куркынычсызлык тәэмин ителә. Юллардагы вазгыять, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, транспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең үзара хөрмәт белән хәрәкәт итүе – барысы да сезнең эзлекле һәм җаваплы эшчәнлегегезгә, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау буенча алып барылган профилактик чараларга бәйле.

Көннең яки елның нинди вакыты, һава торышының нинди булуына карамастан, үз вазифаларыгызны намус белән башкарып, сез олы фидакарьлек үрнәге булып торасыз, районыбыз юлларында иминлекне, юл йөрү кагыйдәләрен саклау һәм үтәтүгә ирешү, бәхетсезлек очракларын мөмкин кадәр киметү юнәлешендә бар көчегезне һәм тырышлыгыгызны куясыз.

Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим. Тормышыгыз бәхетле, хезмәтегез хөрмәтле, юллар имин булсын!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International