8 июнь — Россиядә Социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата безнең илдә игелекле, сабыр һәм кешеләргә ярдәм итүгә багышланган белгечләрнең җәмгыятьтәге урынын тагын бер кат искәртә. Бүгенге көндә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе – ул мохтаҗларга ярдәм итүче комплекслы система гына түгел, ә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше.
Социаль хезмәткәрләр үз эшчәнлекләрендә төрле бурычларны башкара: ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән алып, инвалидларны тернәкләндерүгә, аз керемле гаиләләргә хокукый һәм психологик ярдәм күрсәтүгә кадәр. Аларның һөнәри осталыгы, шәфкатьлелеге һәм түземлеге нәтиҗәсендә күпләр үзләрен яклаулы һәм кайгыртылган итеп хис итә ала.
Балтач бистәсендә яшәүче Әминә Миңгалиева һәм Рашид абый Закировлар гаиләсе дә социаль
тармакта эшләүчеләрнең фидакарь хезмәтеннән файдаланалар. Җәмгыятебездә шундый миһербанлы хезмәт булганга бик сөенәбез. Социаль хезмәткәребез Лилия Рамил кызы Гайнетдинова да үз кызыбыз кебек, бүгенге көндә безнең терәгебезгә, киңәшчебезгә әйләнгән шәфкатьле зат дип, рәхмәт укыйлар алар.
Өлкәннәр йортында чисталык-пөхтәлек! Тәрәзә төбен гөлләр бизәсә, өй түрендә түтәлдә дә чәчәкләр кояшка үрелгән.Уңган хезмәткәр өлкәннәр өчен яшелчәсен үстерергә дә өлгерә, йорт эшләрендә дә булыша, сәламәтлекләрен дә кайгырта.
Кадерле өлкәннәремнең һәр көннәре кояшлы булсын, хөрмәтләп яшик дип елмая киң күңелле хезмәткәр үзе дә!