"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре, "Игелекле Балтач" игелек үзәге белән берлектә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, мөмкинлеге чикле балаларны өйләренә барып бәйрәм белән котлады. Әлеге проект инде 4 нче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Бу юлы балалар өчен Габдулла Тукай әсәрләренең геройларын бер учка җыйган программа тәкъдим ителде. Һәр әкият герое белән берлектә балалар төрле биремнәр үтәде. Соңыннан һәр балага да бүләкләр тапшырылды.