Бүген без җәйге кәефне тулысынча күтәрдек! Куныр урта мәктәбе каршындагы мәктәп яны лагере балалары өчен «җәйге Маҗара» спорт эстафетасы үткәрелде.
Бу эссе, күңелле һәм бик тату иде! Катнашучылар сынауларны дәртләнеп уздылар, бер — берсенә ярдәм иттеләр һәм спортның рекордлар турында гына түгел, ә яхшы кәеф турында да булуын исбатладылар.
Ә без яңа маҗараларга әзерләнәбез инде. Иң кызыклы нәрсәне күрми калмас өчен, безнең яңалыкларны күзәтеп торыгыз!