Балтач футбол стадионында 2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында футбол буенча район беренчелеге булып узды.
Беренчелектә районның 5 мәктәбе: Норма, Сосна мәктәпләре, Салавыч күппрофильле лицеенан, Балтач, Карадуган гимназиясеннән барлыгы 46 спортчы катнашты.
1 нче урын - Балтач гимназиясе
2 нче урын - Сосна мәктәбе,
3 нче урын - Норма мәктәбе.
Иң яхшы капкачы - Нәбиев Ислам (Сосна мәктәбе)
Иң яхшы яклаучы - Васильев Максим (Норма мәктәбе)
Иң яхшы һөҗүмче - Галиев Әмир (Балтач гимназиясе)
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!