Социаль хезмәткәрләрнең җәмгыятькә керткән өлеше турында

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

Картлык шатлык кына түгел, ул физик көчнең кимүе, сәламәтлек какшау, ялгызлык һәм еш кына туганнардан читләштерелү белән дә бәйле. Нәкъ менә шушы вакытта социаль хезмәткәр өлкән буынның терәгенә, таянычына әйләнә. Аларның ярдәме кул сузудан гына түгел, ә аралашу, тыңлый белү, олы кешенең күңелен күтәрүдән дә тора.

Кайбер өлкәннәр өчен социаль хезмәткәр белән сөйләшеп утыру – бердәнбер аралашу мөмкинлеге. Аларның игътибары, җылы сүзе, гади генә соравы да ялгызлыктан интеккән кешенең рухи халәтенә шифа буларак бара. Хезмәткәр өлкән кеше белән бергәләп хатирәләр яңарта, яңалыклар белән уртаклаша, аны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә тырыша. Шулай итеп, социаль хезмәткәрләр аларга үзләрен кирәкле һәм онытылмаган итеп тоярга ярдәм итә.  

Алан авылында яшәп, шундагы ялгыз өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтүче югары белемле педагог, 12 ел Алан мәктәбендә балаларга белем биргән һәм инде 11 елга якын ялгыз өлкәннәрне караучы ханым Гөлчәчәк Мөхәммәтнур кызы Гафурова да районыбызның олы хөрмәткә ирешкән социаль хезмәткәрләренең берсе. Алан авылындагы ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне карарга керешкәнче, Гөлчәчәк Мөхәммәтнур кызына төрле авылларга йөреп эшләргә туры килә, Биктәшкә йөреп, Салавыч Сәрдегәненә барып та ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтә ул. 

Социаль хезмәткәрләрнең авыр, әмма мактаулы хезмәте җәмгыятебездәге кешелеклелек, миһербанлылык кыйммәтләрен саклап калырга ярдәм итә. Өлкәннәребезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булу һәркемнең бурычы. Аларга ярдәм кулы сузу – үзебезгә киләчәктә игелек булып кире әйләнеп кайтачак иң кадерле мирасыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International