Бүген районыбызның «Сабантуй» ял паркында Татарстан Республикасы ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренең «Иң яхшы бүлекчә» исеменә XVI республика смотр-конкурсы уза. Әлеге мәртәбәле исем өчен республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 45 команда көч сынаша.
Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренең XVI республика смотр-конкурсында Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, полковник Ирек Илгиз улы Кадамов һәм «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятьләре» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге советы рәисе Радик Раил улы Камалетдиновлар үз чыгышында командаларга уңышлар, лаеклы җиңүләр теләделәр. Шулай ук бертөркем гадәттән тыш хәлләр идарәләре хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырып уздылар.
Смотр-конкурсны тантаналы чыгышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов ачып җибәрде.
«Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре – җәмгыятебезнең иминлеген саклаучы төп көчләрнең берсе. Табигать афәтләренә һәм кеше игътибарсызлыгыннан килеп чыккан янгыннарга каршы торуда сезнең фидакарьлек соклану уята. Хезмәт бурычын үтәүдә үз гомерегезне куркыныч астына куеп, иң беренче булып ярдәмгә киләсез. Хезмәтегез өчен рәхмәт, үзегезгә дә иминлек телим!» – дип, Айдар Фоат улы янгын сүндерүчеләргә рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.