Әтнә авылында быел «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты» төзелә башлады. Төзелешне үзебезнең «Мелиоратор» оешмасы төзүчеләре башкара.
«Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты» район үзәгеннән еракта урнашкан авыл халкының тормыш-яшәеш дәрәҗәсен, сыйфатын күтәрүгә дә ныклы нигез булачак.
Рәхмәт республикабыз җитәкчелегенә, авылда яшәүчеләргә уңайлыклар тудыруда мөмкинлекләр тапкан өчен!