Район башлыгы Рамил Нотфуллин яшь гражданнарга беренче паспортлар тапшырды

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең  81 еллыгы уңаеннан район башлыгы Рамил Нотфуллин Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән берлектә яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Россия гражданы булу – зур горурлык! Беренче тапкыр паспорт алу – һәр кешенең тормышында дулкынландыргыч вакыйга. Бүген сез паспорт тапшыру тантанасын әһәмиятле бер матур үсеш баскычы итеп йөрәгегезгә сеңдереп калырга тырышыгыз! Сез шушы заманның якты киләчәген булдырырга тиешле, белем белән коралланган, гаиләдә һәм мәктәптә дөрес тәрбия алган, максатчан, өметле, сәләтле яшьләребез! Менә бүгеннән конституция нигезендә тулы хокуклы гражданнар сафына бастыгыз,- диде район башлыгы үзенең котлау чыгышында.

Яшь гражданнарга бәхетле киләчәк һәм үзебезнең илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телибез.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International