«Балтач муниципаль районы премиясенә иң яхшы яшьләр проекты»конкурсы игълан ителә!
Сезнең идеягезне тормышка ашыру һәм район үсешенә өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлегегез бар! Әгәр сезнең проект җиңсә, сез үз идеяләрегезне тормышка ашыру өчен 15 000 сум күләмендә ярдәм алачаксыз!
Үз тирәгездәге дөньяны үзгәртергә әзерме? Үз идеягез белән уртаклашыгыз һәм безнең райондагы үзгәрешләрнең бер өлеше булыгыз!
Ни өчен нәкъ менә сезнең проект җиңүгә лаек?
- Сезнең инициатива уникаль һәм тирә-юньдәгеләрне рухландырырга сәләтле.
- Сез актуаль проблеманы хәл итүне тәкъдим итәсез.
- Сезнең проект гамәлгә ашырылырга әзер һәм Балтач районында яшәүчеләргә файда китерәчәк.
Нәрсә эшләргә кирәк?
Конкурста катнашучы анкетасын тутырыгыз һәм 21 апрельгә кадәр заявка җибәрегез. Барлык кирәкле материаллар түбәндә шәрехләрдә
Эшләргә вакыт! Сезнең инициатива күрсәтергә һәм үзгәрешләр лидеры булырга вакыт җитте! Бу мөмкинлекне кулдан упкындырмагыз-батырланыгыз һәм җиңегез!