Балтач гимназиясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына, шулай ук Россия халыкларының бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясенә горурланып кушылды.
6-11 сыйныф укучылары хәтерне саклаучылар булдылар: педагоглар һәм волонтерлар белән бергә Ватаныбызны саклаган геройлар хөрмәтенә яшь агачлар утырттылар. Һәр үсенте-тормыш, батырлык һәм тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә рәхмәт символы ул.
Акция төрле яшьтәге һәм төрле милләт балаларын берләштерде, чөнки Бердәмлектә — безнең көч. Гимназистлар саф һавада гына түгел, якташларының батырлыклары, Татарстанның данлыклы хезмәт традицияләре һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында да күбрәк белделәр.
Яшь агачлар үссен һәм нык булсын, җиңүчеләр буынына рәхмәтебез дә шулай ук. Бергә без-көч, бергә без-Хәтер!