Бүген Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү башланды

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

‎Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирү башланганнан бирле 100 меңнән артык кеше үз тавышын биргән. Кампания 21 апрельдә старт алды һәм алтынчы мәртәбә уза, дип билгеләп үттеләр бүген Министрлар Кабинетында видеорежимда узган брифинг кысаларында.

‎Быел сайлап алуда 178 җәмәгать киңлеге катнаша. Сүз 2027 елда яңартырга мөмкин булган парклар, скверлар һәм ишегаллары турында бара. Тавыш бирүдә катнашу кайсы территорияләрнең уңайлырак һәм заманчарак булуына йогынты ясарга мөмкинлек бирә.

‎Иҗтимагый киңлекләр өчен берничә ысул ярдәмендә тавыш бирергә мөмкин:
‎- zagorodsreda.gosuslugi.ru рәсми сайтында. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация үтәргә кирәк.
‎- «Госуслуги. Бергә хәл итәбез» мобиль кушымтасы аша.
‎- Волонтерлар ярдәмендә – аларны «Мәрхәмәтле Татарстан» дип язылган махсус киемнәреннән танып була.

‎Әлеге тавыш бирүдә Балтач районыннан барлыгы дүрт объект катнаша:
‎- «Балтач» ял паркы.
- «Гаилә» паркы.
‎- «Кара күл» тирәсен төзекләндерү.
‎- «Салкын Чишмә» яр буе паркы.


‎Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Шул ук вакытта тавышны бер иҗтимагый киңлек өчен генә бирергә мөмкин. Кампания 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

‎Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International