Архивтан хәбәрләр

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрә»республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде.

Катнашу өчен гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү оешмаларының 18 яшькә кадәрге укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар чакырыла.

Республика этабы конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәләр:

1-4 яшь төркемнәрендә конкурс дипломнары һәм истәлекле призлар белән: Яндекс Макс станциясе-I урын өчен, Яндекс станциясе – II урын өчен, универсаль колакчыннар – III урын өчен (бер приз - беренче урын өчен, ике приз - икенче урын өчен һәм өч приз – өченче урын өчен);
5 яшь төркемендә конкурс дипломнары һәм акчалата премияләр: 50 мең сум – I урын өчен, 30 мең сум - II урын өчен, 20 мең сум - III урын өчен (бер премия - беренче урын өчен, ике премия - икенче урын өчен һәм өч премия – өченче урын өчен).
Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә 5 яшь төркемендә катнашучылар үз эшләрен Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитетына җибәрәләр.

Муниципаль этап эшләрен 30.04.2026 елга кадәр «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ адресы буенча тапшырырга мөмкин: 422250, ТР, Балтач районы, пгт.Балтач шәһ., Ленин ур., 63 й.

2026 елда ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрә» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсын үткәрү тәртибе, сроклары, шартлары һәм сайлап алу критерийлары турындагы нигезләмә кушымтада бирелә.

Конкурс турында нигезләмә

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International