"Бию Fest": сәхнәгә авыл яшьләре чыга!

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Кышкы салкын, карлы көннәрдән арынып, менә нихаять  җылы, кояшлы язның март аенда ваклап киләбез. Февраль-март айлары районыбыз биючеләре өчен аеруча да бик кызу һәм җаваплы чор булды.  Чөнки районкүләмендә хуҗалыкларның үзешчән сәнгать коллективлары арасында зур «Бию FEST» конкурсы игълан ителде.
Билгеле булганча, сайлап алу турлары безнең ике зонада узачак: 24 март Чутай мәдәният йортында һәм 27 март көнне Салавыч мәдәният йортында. Гала концертка узган коллективлар һәм аерым башкаручылар исә   10 апрель көнне район мәдәният сәхнәсендә чыгыш ясап бүләкләнәчәкләр.
24 март көнне сәхнәдә “Кызыл юл” ,“Алга” ,“Кама”, “Якты юл”, “Арбор”, “Труд”, “Смәел”, “Активист”, “Тукай” хуҗалыклары көч сынашты.
 Чыннан да бию сәнгатенә зур кызыксыну уятып, авылдагы эшче яшьләрне туплый алу, зур сэхнэгә чыгару һәм аларга карата игътибар арта баруы куанычлы күренеш элбэттэ. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез !
 https://vk.ru/album-217063440_310471146
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International