2026 нчы елның 22 нче мартында Югары Субаш авыл җирлегенең Югары Субаш авылында Кышны озату булды.
7 команда арасында команда Спартакиадасы үткәрелде. Ярышларның 10 төре оештырылды. Бәйрәмне Тукай ис.ҖЧҖ, Субаш клубы, авыл советы оештырды. Ярышларның иганәчесе Тукай ис. ҖЧҖ булды. Конкурслар һәм ярышлар өлкәннәр һәм балалар өчен дә үткәрелде. Катнашучылар һәм бәйрәмгә килүчеләр канәгать калдылар.