"Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 2026 елның 8 мартындагы 48-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ дәүләт чиген саклау өлкәсендә аерым хокук бозулар өчен штрафлар күләме арттырылды.
Сүз түбәндәге хокук бозулар турында бара:
РФ дәүләт чиге режимын яки РФгә керү яки рфдән чыгу кагыйдәләрен бозу;
чик буе зонасында чик режимын бозу;
территориаль диңгездә һәм РФ эчке диңгез суларында чик режимын бозу;
РФ дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында режимны бозу;
РФ территориаль диңгезе аша тыныч үтүгә яисә РФ һава киңлеге аша транзит үтүгә кагылышлы кагыйдәләрне бозу;
билгеләнгән контроль пунктларны (нокталарны)узу тәртибен бозу;
хәрби хезмәткәрнең РФ дәүләт чиген саклау буенча бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә законлы күрсәтмәсенә яки таләбенә буйсынмау;
РФ дәүләт чиге аша затларны законсыз йөртү.
Аерым алганда, затлар һәм (яки) транспорт чаралары белән РФ дәүләт чиген кичү кагыйдәләрен бозу гражданнар өчен 5 меңнән 25 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 100 меңнән 250 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 1 миллионнан 2 миллион 500 мең сумга кадәр штрафка китерәчәк.