Балтач районында профессиональ төстә шөгыльләнү өчен 5 чаңгы трассасы бар. Шуның икенчесендә , Чепья җирлегендә , бүген "Вершина" чаңгы базасы ачылды, ярышлар узды.
Чаңгычыларга биредә киенеп, чишенү өчен уңайлыклары булган җылы бүлмәләр, снегоходларны урнаштыру өчен аерым бүлмәләре булган база Чепья җирлегенең эшмәкәрләре ярдәмендә ХЭС оешмасы тарафыннан төзелгән.
Ачылыш тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашып иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде, чаңгы базасының уңышлы эшләвен теләде.