Аланда геройлар истәлегенә волейбол турниры узды

2026 елның 22 марты, якшәмбе

Алан авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган авылдашлары , районыбызның батыр йөрәкле егетләре - Дамир Расил улы Әхмәдиев һәм Илнур Зиннур улы Хәкимуллинны искә алдылар. 

Батырлар истәлегенә бүген биредә волейбол турниры узды. Икенче ел рәттән узучы ярышларга ызандаш күршеләребез Кукмара районыннан да командалар килде.  

Беренче урынны Борбаш командасы яуласа, икенче урында нормалылар, өченче урында Кукмара районы Тырыш авылыннан килгән волейболчылар.

«Хәрби хәрәкәтләр ветераннары, батыр егетләрнең хезмәттәшләре, дуслары турнирны башыннан ахырына кадәр күзәтте. Иганәчеләр, җирлек җитәкчесе ярдәме белән турнирга килүчеләрне пылау белән сыйладылар.
Аланлылар батыр егетләрнең истәлеген кадерләп саклый. Бүгенге ярышны уздыру өчен дә зур көч куйганнар»,- дип авыл халкына, турнирны оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерә район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Фотолар https://vk.ru/album-122979932_310356660

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International