Смәил җирлеге яңалыклары. Смәил авыл җирлеге Советының алтынчы утырышы

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

2026 елның 19 гыйнварында Смәил авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Смәил авыл җирлеге Советының бишенче чакырылышының алтынчы утырышы узды.

Утырышта Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Хәйретдинов, җирлек депутатлары, Смәил авыл җирлеге структур бүлекчәләре җитәкчеләре, ветераннар Советы Рәисе, хатын-кызлар советы рәисе, старосталар, дин әһелләре, полиция вәкиле, сөт җыючылар катнашты.

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

Җирлек башлыгының 2025 елгы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турындагы хисабы.

2025 елгы җирлек бюджеты үтәлеше турында хисап.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча Балтач полиция участок уполномоченные И. Р. Мөбәрәкшинның 2025 елда башкарылган эше турында хисабы

Смәил урта мәктәбе директоры Вәлиева г. м. чыгышы

Смәел авыл мәдәният йорты директоры Ф. ф. Гайнанова чыгышы

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов чыгышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International