2026 ел 21 январь көнне Югары Шубан авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шубан авыл җирлеге Советының бишенче чакырылышның беренче утырышы булды. Утырышта түбәндәге иптәшләр катнашты: Балтач башкарма комитетының беренче урынбасары җитәкчесе Галимуллин И.С җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре , авыл старосталары, мәктәп директорлары, детсад, клуб, китапханә, ФАП, мөдирләре, хатын-кызлар советы, ветераннар советы җитәкчеләре, участок полициясе вәкиле, авыл халкы.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Шубан авыл жирлеге башлыгының 2025 елдагы эшләгән эшләренә отчёты һәм 2026 елга куелган бурычлар.
2. Шубан авыл жирлегенең 2025 елга бюджет үтәлеше турында отчеты .
3. Участок полициясе вәкиле Тухватуллин Р.Р.ның еллык эшләренә отчёты.
4. Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Рахимзянов Х.Г. чыгышы.
5. Шубан авыл мәдәният йорты хезмәткәре Фасхутдинова Р.Р. чыгышы.
6. Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С. чыгышы.