2026 елның 21 гыйнварында Югары Субаш авыл җирлегенең Югары Субаш авылында бишенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Анда Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, җирлек башлыгы Хөснетдинов Азат Альберт улы, җирлек депутатлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Югары Субаш авыл җирлеге активистлары катнашты.
Сессия узган елга йомгак ясады, җирлек башлыгының отчетын, Түнтерә урта мәктәбе филиалы мөдире Төхфәтуллина К.З. отчетын, авыл клубы мөдире Г. В. Хәсәнованың отчетын тыңладылар/