Көрәш буенча Татарстан чемпионаты: Руслан Рәфиков һәм Ильяс Йосыпов җиңүләре

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

15-17 гыйнвар көннәрендә Алабугада көрәш буенча Татарстан Чемпионаты узды.

 

Биредә 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Балтач районы командасы өчен көч сынашып, дөнья чемпионы Яңгулдан Руслан Рәфыйков өченче призлы урын яулады.

Шулай ук безнең район егетләре, "Зилант" командасы өчен чыгыш ясаган Ильяс Йосыпов 65 кг үлчәү авырлыгында чемпион, 75 кг үлчәү авырлыгында Илнар Муллахмәтов 3 урын яулады.

Афәрин! Котлыйбыз, егетләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International