Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының алтынчы этабыннан Казан янә спорт җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгенә әвереләчәк. Чара 15 гыйнвардан "Мирный"поселок чаңгы-биатлон комплексында узачак.
Ярышларда Россия Федерациясенең 32 субъектыннан 230 га якын иң көчле атлет, шулай ук Беларусь вәкилләре катнашачак. Катнашучылар арасында атаклы спортчылар, күп тапкырлар Олимпиаданың алтын медальләрен яулаучылар: Александр Большунов, Вероника Степанова, Юлия Ступак, шулай ук милли беренчелектә җиңүче Сергей Ардашев көтелә.
Ярышлар программасына традицион дисциплиналар керә: 10 һәм 15 км озынлыктагы классик һәм ирекле дистанцияләр, 10 км озынлыктагы классик спринт һәм скиатлон.тамашачыларга уңайлы булсын өчен гомуми туклану зоналары, автостоянка һәм бушлай автобус маршрутлары каралган.