Бүген бишенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген, 2025 елның 17 декабрендә, бишенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 

  1. Балтач  муниципаль  районының   2025-нче  елга,  2026-2027-нче елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетка үзгәрешләр кертү турында.
  2. Балтач   муниципаль  районының  2026-нче  елга  һәм  2027-2028  нче елларның планлы чорына  бюджет проекты турында.
  3. Кече   һәм   урта  эшмәкәрлек  субъектларына,   кече    һәм   урта   эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзи торган оешмаларга бирү өчен билгеләнгән Балтач муниципаль районы милкендә булган һәм өченче затлар хокукларыннан (кече эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле мөлкәт исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
  4. Балтач     муниципаль     районының   2026-нчы елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планын раслау турында.
  5. Балтач    муниципаль   районының   2026-нчы  елга  муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен)  хосусыйлаштыру фараз планын раслау турында.

        6. Балтач район Советының “Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарында сайланып куелып үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручыларның, муниципаль хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакын билгеләү һәм аны башкару тәртибе турында” 2018 елның 28 апрелендәге 127 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

        7. Балтач муниципаль районының муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.

        8. Татарстан       Республикасы    Балтач      муниципаль        районы муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү турында.

        9. Татарстан Республикасы Балтач   муниципаль  районы «Пыжмара авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

        10. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Пыжмара авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.

        11. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында.

        12. Балтач район Советының 2026 елга эш планы турында.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International