«Муниципаль берәмлекләрнең керү стелалары һәм иҗтимагый киңлекләрнең керү төркемнәре»II Бөтенроссия конкурсының читтән торып үткәрелгән этабы тәмамланды. Конкурска 970 гариза кергән. 2025 елның 12 декабрендә Россиянең иң яхшы стелаларын билгеләү өчен ачык иҗтимагый тавыш бирү башланды, ул 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ул ВКонтакте социаль челтәрендә «ГорСреда» бергәлеге платформасында уза: vk.com/gorsredaa.
Конкурска Татарстан Республикасы муниципалитетларыннан да эшләр керде.
Әйдәгез хуплыйк һәм тавыш бирик