Үзәк китапханәдә "намуслы Киләчәк – безнең сайлау"эшлекле уены узды

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Үзәк китапханәнең уку залында Балтач муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова, районыбыз оешмалары хезмәткәрләре һәм Алдынгылар хәрәкәте әгъзалары катнашында коррупция темасына багышланган "Честное будущее – наш выбор " эшлекле уены узды.

 

Беренче "Теоретик" этапта коррупциягә бәйле сүзләргә аукцион үткәрелде: катнашучылар коррупциянең төрләренә билгеләмәләр таптылар, бу тискәре күренешнең сәбәпләрен ачыкладылар, синквейннар төзеделәр. Алга таба катнашучыларга коррупция төрләре буенча берничә ситуация тәкъдим ителде, Энҗе Фәрит кызы Гарипова ситуациядә катнашучыларның гамәлләренә комментарийлар бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International