Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатканча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.06.2025 № 1706-р күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Президентының хайваннар белән җаваплы эш итү мәсьәләләре буенча йөкләмәләрен һәм күрсәтмәләрен комплекслы үтәү буенча чаралар планы расланган.
План йорт һәм кыргый хайваннарны тоту һәм үрчетү эшчәнлеген җайга сала торган федераль законнар эшләүне күздә тота. Гражданнарның агрессив хайваннар һөҗүме турындагы мөрәҗәгатьләренә җавап бирү системасын, ирекле стерилизацияләүне стимуллаштыру, вакцинацияләү һәм үз йорт хайваннары хуҗалары тарафыннан маркировкалау механизмнарын кертү планлаштырыла.
Караучысыз калган хайваннарга аерым игътибар бирелә. Оешмаларның һәм муниципалитетларның аларны карап тоту, яңа хуҗаларга яисә приютларга тапшыру вәкаләтләрен төгәлләштерү күздә тотыла. Шулай ук тоту шартлары бозылган очракта хайваннарны хуҗаларыннан тартып алу тәртибе билгеләнәчәк.
Әлеге план чараларын гамәлгә ашыру 2025 елның июленнән 2026 елның маена кадәр дәвам итәчәк.